World News in Tatar

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Җиңү көне уңаеннан вокаль-хореографик спектакль күрсәтәчәк

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Җиңү көне уңаеннан вокаль-хореографик спектакль күрсәтәчәк

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап «Бөек Җиңү – бөек халык!» дип аталган концерт программасын күрсәтәчәк.

«Концерт 6 майда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була», – дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге. Концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

Концертның беренче бүлегендә филармония кунаклары режиссер, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Цветковның (Мәскәү) «Была война...» вокаль-хореографик спектаклен карый ала. Спектакль сюжетына бер-берсен яраткан кыз һәм егетнең күңелгә үтеп керердәй тарихы салынган. Гашыйкларны сугыш аера. Кабат очрашканчы, аларга язмышның барлык бәлаләрен кичерергә туры киләчәк.

«Без бу спектакльгә яңа төсмер бирдек, вокаль һәм хореографик номерлар белән баеттык. Хәзер спектакльдә ТР Дәүләт ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе дә катнаша», - дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.

Программаның икенче бүлегендә Россия халыкларының җырлары һәм биюләре тәкъдим ителәчәк. Программа кысаларында сәхнәдә рус биюе «Субботея», татар биюләре – «Егетләр» һәм «Көмеш беләзек», «Бөрйән егетләре» башкорт биюе, «У ручья» Төньяк Осетия биюе, «Весялуха» белорус биюен күрергә һәм «Чухри варманта» чуаш җырын ишетергә мөмкин.

«Бөек Ватан сугышы – безнең тарихыбызда мөһим һәм фаҗигале вакыйга. Ул гаиләләрдә һәм йөрәкләрдә генә түгел, ә мәдәнияттә тирән эз калдырган. Моның турында яшь буынга искә төшерү бик мөһим. Теләгән һәркемгә музыка мирасы аша үз тарихына кагылырга мөмкинлек бирүне һәм аны саклауны без бурычыбыз итеп куябыз», — ди Айрат Хәмитов.

Программа Россия халыкларының фольклорын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган «Дуслык» вокаль-хореографик композициясе белән тәмамланачак.

Читайте на 123ru.net