Алексей Барыкин уникаль видеоматериалларны җәмәгатьчелек мөлкәте итеп тапшырачак
![Алексей Барыкин уникаль видеоматериалларны җәмәгатьчелек мөлкәте итеп тапшырачак](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/4/30/6def79a3ddc6f785fde30380d7f7e7d5448983c52868663505d3ef570a05.jpg)
Кинорежиссер Алексей Барыкин һәм аның командасы махсус хәрби операция барган урыннарда төшерелгән материалларны җәмәгатьчелек мөлкәте буларак Татарстан Кинематографистлар берлегенә һәм «Татаркино»га тапшырачак.
«Аны бөтен кеше куллана алачак», – диде Алексей Барыкин Архив киносына багышланган матбугат конференциясендә.
«Хрониканың ике сыйфаты бар: авыр табыла һәм аны кабатлап булмый. Бөек Ватан сугышы чорындагы кадрларны – материаллар катламын әле дә кулланалар. Без хәзер СВО зонасыннан хәрби хәрәкәтләргә кагылышлы видеоматериаллар архивын ясыйбыз», – дип сөйләде ул журналистларга.
Команда яңа гына Лисичанск, Рубежноедан кайтып төшкән. «Без фильмнар гына түгел, хрониканың зур катламын булдырабыз. Безнең хәзер 80 сәгатьлек материалыбыз бар. Бертуктасыз 3 тәүлектән артык карарлык уникаль материал тупланды», – диде ул.