World News in Tatar

Казанның юбилей марафонында 30 мең кеше катнашачак

X Казан марафоны Татарстан башкаласында 10-12 майда узачак. Масштаблы спорт бәйрәме 17 төрле илдән катнашучыларны җыячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә «Казан марафоны» спорт чараларын үткәрү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Вадим Янгиров хәбәр итте.

«Юбилей чарасы гадәттәгедән зуррак һәм масштаблырак булачак. Алдан гаризалар реестрында хәзер 25 меңгә якын катнашучы. Без бу санны 30 меңгә җиткерергә планлаштырабыз. Бу гадәттәгедән, ким дигәндә, ике тапкырга күбрәк», — дип аңлатты ул.

Унынчы майда спорт йөреше буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге старт ала. Аннары традицион балалар узышлары һәм алты айлык сабыйлар катнаша торган «шуышучылар» узышлары узачак. Чара Үзәк стадион манежында үтәчәк.

«Төп йөгерү программасы 11 майда иртәнге 8дә башланачак. 10 һәм 3 километрга йөгерү узачак. Казан марафонында катнашучылар һәм кунаклар өчен «Хезмәт резервлары» стадионында кичке программа планлаштырылган. «Милләтләр парады» узачак. Анда исә 17 ил, Россиянең 80 төбәге һәм Татарстанның барлык районнары вәкилләре катнашыр дип көтелә», — дип билгеләп үтте Янгиров.

Уникенче майда 21 һәм 42 километрга йөгерү узачак. Ярышларга Африка спортчылары килә. Марафон катнашучылары арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак.

Читайте на 123ru.net