World News in Tatar

КФУ метеорологы 9 майда Казанда нинди һава торышы булачагын әйтте

КФУ метеорологы 9 майда Казанда нинди һава торышы булачагын әйтте

Алдан фаразлау буенча, 9 майда Казанда шактый салкынча һава торышы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +9 градуска кадәр җылыначак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Бәйрәм көнне шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы булачак. Бу көнне уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан күпкә түбәнрәк була. Чагыштыру өчен: узган ел бу көнне һава көндез 12,1 градуска кадәр җылынды», — дип билгеләп үтте ул.

Тулаем алганда, Россия Гидрометеорологиясе фаразы буенча, Казанда майның уртача айлык температурасы климат нормасы чикләрендә булачак дип көтелә. Ул якынча +14 градус тәшкил итә. Ай коры булачак. Май башы бик салкын булган икән, димәк, аның киләсе ике декадасы шактый җылы булырга тиеш.

Читайте на 123ru.net