World News in Tatar

Татарстан яшьләре Мордовиядә узган «Изге Рамазан кубогы» турнирында 2 урынны яулаган

27-28 апрельдә Мордовия республикасының Саранск шәһәрендәге «Мордовия» спорткомплексында Рамазан ае тәмамлануга багышланган мини-футбол буенча «Изге Рамазан кубогы» турниры узган. Татарстан Республикасы татар яшьләре бронза лигасында мактаулы 2 урынны яулаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр

Татарстан Республикасын Әлки районы, «Өмет» мәчете командасы тәкъдим иткән. Команда уенның соңгы көнендә Ульяновск өлкәсеннән «Ак Барс» командасын җиңгән. Финалда, кызганыч, Татарстан командасы Урта Әләзән (Пенза өлкәсе) командасына җиңелгән.

Читайте на 123ru.net