World News in Tatar

Казанда эстрада җырчысы Вилдамир Баһау белән хушлаштылар

Казанда эстрада җырчысы Вилдамир Баһау белән хушлаштылар

Бүген Казанның 7 шәһәр хастаханәсендә җырчы, концертлар оештыручы, мәҗлесләр алып баручы Вилдамир Баһауны соңгы юлга озату мәрасиме булды. Биредә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Җырчы кичә йөрәк авыруыннан реанимациядә вафат булган. Ул бик күп татар җырчылары һәм театр әһелләре белән бергә эшләгән. «Бик үзенчәлекле елмаюлы, юмарт һәм йомшак сөйләшүе белән хәтеремдә калды. Кызганыч, бик күп аралашмадык инде. Якты шәхес иде!», – диде Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директорының урынбасары, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ранис Сәхибуллин.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Җырчы белән хушлашу чарасына туган ягыннан – Башкортстаннан аның бертуганнары да килгән иде. «Вилдамир бик ярдәмчел, ачык йөзле шәхес иде. Әти-әниебез аңа 12 яшь булганда фаҗигале рәвештә вафат булдылар. Гаиләдә 8 бала үстек. Мин апасы булам, аны ятим калгач тәрбияләп үстердем. Казанга энем 1984 елларда китте. Бик талантлы иде. Бөек исемнәр, дәүләт бүләкләре алырга омтылмады», — дип сөйләде бертуган апасы Илмира Моратова.

Мәрхүмне Башкортстанның Краснокама районы Артаул авылы зиратына, әти-әнисе янына җирләячәкләр.

Читайте на 123ru.net