World News in Tatar

Кытай Владимир Путинны Россия Президенты вазифасына керешүе белән котлады

Кытай Россия лидеры Владимир Путинны дәүләт башлыгы вазифасына керешүе белән котлый. Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Линь Цзянь шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кытай Путинны дәүләт башлыгы вазифасына керешүе белән тәбрик итә. Элегрәк Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, яңадан сайлануы белән котлап, Президент Путинга телеграмма юллаган иде», - диде дипломат.

Линь шулай ук Путин җитәкчелегендә «Россиянең дәүләт төзелеше, икътисади һәм социаль үсештә яңа нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итәчәгенә» ышаныч белдерде һәм аның иле «ике яклы мөнәсәбәтләрдә ике дәүләт башлыгының дипломатик роленә» зур әһәмият бирүен искәртте.

Владимир Путин бишенче тапкыр РФ Президенты вазифасына кереште. Кичә, 7 майда инаугурация тантанасы булды. Кытай Россия лидеры чираттагы каденция башында сәфәр кылачак беренче ил булырга мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Президентын инаугурация белән котлавы хакында хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net