World News in Tatar

Кыргызстанда Габдулла Тукай шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә сөйләгәннәр

2024 елның 6 маенда Кыргызстынның Жалал-Абад өлкәсе буенча «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәгенең иҗтимагый берләшмәсе ярдәме белән Советлар Союзы герое Азимов исемендәге 13 нче урта мәктәптә шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара үтте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Мәктәп укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә сөйләгән, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкарган. Алар шагыйрьнең биографиясен дә сөйләгән, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net