World News in Tatar

Белгеч: Совет хакимияте ислам руханиларының Бөек Ватан сугышында тугры булуына инанган

Болгар ислам академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Вячеслав Әхмәдуллин Бөек Ватан сугышы елларында эзәрлекләүләр булуга карамастан, совет хакимияте ислам руханиларының тугры һәм Ватан өчен кан коярга әзер булуына инанган, дип саный. Бу хакта ул Татарстан Диния нәзарәтендә «Бөек Ватан сугышында катнашкан татарлар һәм ветераннар, ислам яңарышы (XX гасырның икенче яртысы)» Россиякүләм конференциясенең пленар утырышында сөйләде.

«Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башлана. Биш көннән соң барлык мәчетләрдә җомга намазында совет гаскәрләренең фашист илбасарларын җиңәчәге турында хөтбә укыла. Шулай ук, сугышның беренче көннәрендә мөфти Габдрахман Рәсүлев мөселман өммәтенә сугышка барырга һәм үз Ватанын – Советлар союзын якларга чакыру белән мөрәҗәгать итә», - диде чыгышында Вячеслав Әхмәдуллин.

Галим билгеләп үткәнчә, документларда теркәлгән бер шикаять булмаса, мөфтинең мөрәҗәгате билгесез булып калыр иде. «СССР көч ведомстволары архивларында Мордовия халкының шикаяте сакланган. «Төбәк мәчетләрендә мөфти Рәсүлевнең мөселманнарны басып алучыларга каршы сугышка барырга чакыру турындагы мөрәҗәгате укыла», - дип язган бер шикаятьче», - диде ул.

Вячеслав Әхмәдуллин мөфти Габдрахман Рәсүлевнең идеологик яктан гына түгел, матди яктан да ярдәм күрсәткәнен искәртте.

«Мөфти мөселман өммәте ярдәме белән 50 мең сум акча җыйган һәм акчаны Кызыл Армия ихтыяҗларына җибәргән. Мөфти генә түгел, гади дин тотучылар да акча җыйган. Мәсәлән, 1944 елда Минск азат ителгәннән соң, җирле 200 мөселман кешесе Кызыл армия ихтыяҗларына һәм ватандашларына акча биргән, гәрчә ач-ялангач булсалар да», - диде галим.

Читайте на 123ru.net