World News in Tatar

Илшат Әминов яңадан биш елга Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды

Илшат Әминов яңадан биш елга Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды

Журналист, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов киләсе биш елга яңадан Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды. Бу хакта «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды вакытында билгеле булды.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисен сайлау процедурасына башка кандидатлар тәкъдим ителмәде, Илшат Әминов бертавыштан яңадан сайланды. Моңа кадәр ул блогерлык һәм журналистика, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең мәгариф һәм һөнәри күнекмәләре, ясалма интеллект һәм цифрлы технологияләрне журналистикага кертү темасына бәйле хисап доклады белән чыгыш ясады.

«Танылган язучы Джером Лоуренс, минемчә, безнең һөнәребезнең асылын бик төгәл тасвирлаган: «Журналистның бурычы – борчылганнарны тынычландыру һәм канәгать булганнарны борчу». Бу сүзләр бүгенге көнгә туры килә. Газап чиккәннәрне тынычландыру һәм аларга ярдәм итүдән дә яхшырак миссия юк. Без хакимият өчен дә, җитәкчеләр өчен дә, акча өчен дә эшләмибез – без халык өчен эшлибез», – дип искәртте Илшат Әминов, шул ук вакытта, гуманизмның журналист эшчәнлегенең төп принцибы икәнен әйтеп.

Аның әйтүенчә, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге учетында бүгенге көндә 933 әгъза бар, съездга 67 делегат сайланып алынган, съездга 65 делегат килеп җиткән. «2024 елның гыйнварында чираттагы соңгы съездның үткәрелүенә төгәл биш ел узган иде. Съездлар биш елга бер тапкырдан да сирәгрәк булмаячак», - диде Илшат Әминов.

Президиумда съездның көн тәртибе расланды: ТР Журналистлар берлеге рәисе съездның эшчәнлеге турындагы хисабын тәкъдим итте, ревизия комиссиясенең хисабы кабул ителде, Секретариат рәисе итеп Наилә Хәйдәрова билгеләнде. Шулай ук, съездда Журналистлар берлегеннән Гөлнара Шәмсетдинова, Розалия Ногманова, Айзилә Мөхәммәтҗанова катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов журналистларны һөнәри бәйрәмнәре – матбугат көне белән котлады.

«Барыннан да элек, сезгә сәламәтлек һәм илебез, республика хакына сыйфатлы эш алып баруыгызны телим. Профессиональ сыйфатлардан, гражданлык җаваплылыгыннан тыш, сезнең эшегез һәрвакытта да республика халкына мәгълүматны дөрес, объектив җиткерүгә юнәлдереләчәк, дип ышаныч белдергән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең юлламасында. Эшегездә уңышлар телим, котлыйм!» – диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, әлеге съездда берлек рәисен генә сайлап калмыйлар, нәтиҗәләрне карап, киләчәккә планнар да төзелә. «Яңгыр ява, давыл була, дип әйткәннәр иде, бик матур кояшлы көн бүген! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бәйрәм көнне бергәләп җыелышу – зур бәхет. Алга таба да матур гына эшләргә язсын», - диде ул.

Съезд утырышында Татарстан Республикасы Рәисенең мәгълүмати-аналитика идарәсе башлыгы Ләйсән Сираева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова катнашты.

Читайте на 123ru.net