World News in Tatar

Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы туган телдән имтихан тапшыра

Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы  туган телдән имтихан тапшыра

Татарстанда быел туган телдән имтиханны 11 сыйныфны тәмамлаучы 7 чыгарылыш укучысы тапшыра. Ул 23 майда БДИның төп чорында узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Казаннан дүрт һәм Әтнә, Мөслим, Түбән Кама районнарыннан берәр чыгарылыш укучысы туган телдән имтихан тапшыру теләген белдерде. Узган ел бу имтиханны 8 кеше тапшырды, ә өченче ел – 1 укучы», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, туган телне сайлау буенча фән буларак 9 сыйныфта укучы 4 046 бала тапшырачак. Бу узган ел белән чагыштырганда 2 685 укучыга күбрәк. Туган татар теленнән 3 854, чуваш теленнән 139, удмурт теленнән 33, мари теленнән 20 укучы төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) бирүне сайлаган.

БДИ тапшыруның төп чоры 23 майдан 11 июньгә кадәр үткәрелә. Имтихан нәтиҗәләре 6 июньнән 26 июньгә кадәр игълан ителәчәк. Беренче имтихан көнендә, 23 майда, география, әдәбият, химия һәм туган телдән имтиханнар уза.

Читайте на 123ru.net