World News in Tatar

Быел журналистика юнәлешенә бирелгән җиде бюджет урынында татар кадрларын әзерләячәкләр

Быел журналистика юнәлешенә бирелгән җиде бюджет урынында татар кадрларын әзерләячәкләр

КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин быел журналистика юнәлешенә җиде бюджет урыны бүлеп бирелгәнлеген әйтте. Бу хакта ул «Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съездында сөйләде.

«Быел университетка журналистика юнәлешенә нибары җиде бюджет урыны бирелде. Аларны барысын да татар журналистларын әзерләүгә планлаштырып куйдык. Моның өчен КФУ ректорына, җитәкчебез Леонид Толчинскийга рәхмәт. Алар бу мәсьәләне тирәнтен аңлый, һәр елны аз гына бюджет урыны бирелсә дә, татар журналистларын әзерләү бүлегенә кабул итәбез», - диде Васил Гарифуллин.

Ул җиде бюджет урынын аз булуын билгеләп үтте. «Җиде миллион... Җиде миллион булмаса, биш миллион булсын, татар халкы өчен ел да җиде журналист әзерләү көлке бит инде ул! Диңгездәге җиде тамчы кебек. Нәкъ менә шуның өчен дә без Татарстан Хөкүмәтеннән журналист кадрлар әзерләүне финанслау белән бәйле озак елларга исәпләнгән максатчан программа булдыруны сорыйбыз», - диде ул.

«2000 еллар башында моннан 22 ел элек университетның журфак деканы булып сайлап куелгач, милли кадрлар әзерләү өчен ярдәм сорап, зур өметләр баглап, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать иткән идем. Депутатларыбыз Туфан Миңнуллин һәм Разил Вәлиев бу проблеманы тирән аңлап, журналист кадрларын әзерләү мәсьәләсендә 2003 елда парламент тыңлаулары уздыруга иреште. Парламент тыңлауларын Фәрит Мөхәммәтшин алып барды», - дип искә алды профессор.

Аның әйтүенчә, озак кына фикер алышулардан соң, депутатлар журналист кадрлары әзерләүдә Татарстан бюджетыннан ел саен алты миллион сум акча бүлеп бирү тәкъдимен керткән. «Ул вакытта 6 миллион сум акча зур сумма иде. Бу сумма аерым пункт буларак, 2004 елда бюджет проектына кертелде. Ләкин ул беренче укылышта ук сызып ташланды. Ул вакыттагы премьер-министрыбыз бу пунктны сызып ташлап, университет федераль бюджеттан гына финанслана, дигән резолюция салган иде», - диде ул.

«Моннан соң, без алга таба да Мәскәү күзенә карап утыра башладык. Аз гына бюджет урыны бирсәләр, аны тулаем татар кадрларын әзерләүгә исраф итеп йөрдек. Алга таба да милли кадрлар әзерләү мәсьәләсендә Мәскәүдән рәхим-шәфкать кенә көтеп утырсак, тагын 22 ел узганнан соң бу трибунадан татарча сөйләүче дә, татар матбугатын укучы, татар матбугаты үзе дә калмаячак», - дип йомгаклады чыгышын Васил Гарифуллин.

Читайте на 123ru.net