World News in Tatar

Васил Гарифуллин Хөкүмәттән журналистлар әзерләү өчен максатчан программа булдыруны сорый

Васил Гарифуллин Хөкүмәттән журналистлар әзерләү өчен максатчан программа булдыруны сорый

«Татмедиа»да Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съездында КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин катнашты. Ул Татарстан Хөкүмәтеннән журналист кадрлар әзерләүне финанслау белән бәйле озак елларга исәпләнгән максатчан программа булдыруны сорап мөрәҗәгать итте.

«Минемчә, озак елларга исәпләнгән тотрыклы бер программа булырга тиеш. Съездның утырышында шундый карар кабул ителсә, әйбәт булыр иде. Казан университеты инде алты дистә елдан артык журналист кадрларын әзерләүнең төп үзәге булып тора. Бездә бакалавриат, магистратура, аспирантура, Идел буе төбәгендә бердәнбер яклау советы бар. Ләкин милли журналистикага кадрлар әзерләү мәсьәләсе авырткан урыныбыз булып кала бирә. Моның төп сәбәбе – федераль бюджеттан безнең юнәлеш өчен елдан-ел азрак булуы. Ә кайбер елларда бөтенләй бирелми калуы», - диде ул.

Аның әйтүенчә, узган ел Казан федераль университетына журналистика юнәлешенә бакалавриатка бер бюджет урыны да бирелмәгән, шулай да, контракт нигезендә беренче курска 126 студент кабул иткәннәр. «Биш төркем дигән сүз бу. Алар барысы да үз кесәләреннән, әлбәттә, әти-әниләре кесәләреннән бер елга 150 мең сумнан артык түләп укый. Игътибар итегез: бу 126 студент арасыннан татар журналистикасы бүлегендә укучы бер генә студент та юк», - диде Васил Гарифуллин.

«Профессиональ белем алучы бер генә студент та булмагач, милли кадрлар каян килсен, ди? Милли бүлектә укучылар, гадәттә, авыл-районнарда туплана. Уйлап карагыз, авылда яшәүче кайсы ата-ананың баласына дүрт ел дәвамында укыр өчен 600 мең сумнан артык акча түләү мөмкинлеге бар?» – дигән сорау күтәрде КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире.

Васил Гарифуллин фикеренчә, бу хәлдән чыгу юлы бер генә: ул да булса, милли кадрлар әзерләү мәсьәләсен Татарстанның үз кулына алуы. «2018-2019 елларда мондый тәҗрибә үрнәге булды. 2018 елда Татарстан хөкүмәте финанславы белән без сигез студентны максатчан программа нигезендә кабул иттек. Өстәвенә, «ТНВ» телерадиокомпаниясе тагын өч баланы укытуны үз өстенә алды. Ел саен алар үз хисапларына студентлар укыту, бу – яхшы тәҗрибә. Нәкъ шушы тәҗрибә 2019 елда кабатланды», - дип искәртте ул.

«Максатчан программа буенча белем алган студентларыбызның күбесе университетны кызыл диплом белән тәмамлады. Алар «ТНВ», «Татмедиа» структураларында эшли. Димәк, теләк булганда республикабызның милли кадрларны әзерләүдә ярдәм итү мөмкинлеге бар икән бит!» – дип билгеләп үтте профессор.

Читайте на 123ru.net