World News in Tatar

Татарстанда минималь куллану бюджетын якынча 4 процентка арттырдылар

Татарстанда 2024 елның I кварталында минималь куллану бюджеты 23381 сум тәшкил итә. Әлеге карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елның 4 кварталы белән чагыштырганда, минималь куллану бюджетының күләме 3,95 процентка яки 888 сумга арткан.

Минималь куллану бюджеты минималь куллану кәрзинен исәпкә алып формалаштырыла. Анда кешенең минималь ихтыяҗын тәэмин итә торган кайбер товарлар һәм хезмәтләр керә. Куллану бюджетының билгеләнә торган суммасы гражданнарның төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш. Шулай ук бу күрсәткечне халыкның тормыш дәрәҗәсен бәяләгәндә, бюджетны формалаштырганда һәм минималь хезмәт хакы күләмен исәпләгәндә кулланалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда агымдагы елдан башлап минималь хезмәт хакы күләме 22020 сум күләмендә куелды. Бу, илдәге белән чагыштырганда, 14,44 процентка күбрәк (19242 сум). Өстәвенә, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 2030 елга минималь хезмәт хакы күләмен 35мең сумга кадәр арттырырга йөкләде.

Читайте на 123ru.net