World News in Tatar

Әлмәт районында ат чабышы сезоны ачылды

Әлмәт районында ат чабышы сезоны ачылды

Әлмәт районында Кичүчат авылында ат чабышы сезоны ачылды. Катнашучылар арасында тәҗрибәле җайдаклар да, балалар да бар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, яшь спортчылар саны артканнан-арта. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Әлмәт районында ат чабышы сезоны ачылды, традиция буенча әлеге вакыйга май уртасына туры килә. Төбәкара турнирда Башкортстан һәм Чувашия республикасы җайдаклары катнашты.

«Кайвакыт теләүчеләр саны бик күп була, ә кырның зурлыгы мөмкинлек бирми. Әлбәттә, ул очракта без көньяк-көнчыгышка гына басым ясыйбыз», – дип билгеләп үтте «Татнефть» компаниясенең ат спортын үстерү буенча социаль программалар бүлеге җитәкчесе урынбасары Гыяз Идиятуллин.

Программа ун чабышны үз эченә ала. Шулай ук пониларда катнашучылар саны да шактый. Бу балаларның ат спорты белән бик теләп шөгыльләнүләрен күрсәтә. Ярышларда чиста канлы токымлы атлар катнашты. «Татар аты» токымын да күрергә мөмкин иде. Турнирда беренче тапкыр ике җиңүче игълан ителде.

Финалга чыгучыларның берсе Эдуард Большаков. Ул ат спортында тугыз ел. Аның әтисе профессиональ ат караучы, шуңа күрә Эдуард балачактан ук атлар белән кызыксына.

Ярышлар Кичүчат авылының «Рангоут» ипподромында узды. Алар Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.

Читайте на 123ru.net