World News in Tatar

Әминов районнарга: Татарстан журналистикасы электрон энциклопедиясенә яңа исемнәр көтәбез

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында катнашты. Ул республика районнарыннан килгән хезмәттәшләренә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре исемнәрен махсус электрон энциклопедиядә мәңгеләштерү мөмкинлеге турында искәртте.

«Безнең алда зур эш бар: Татарстан Журналистлары берлеге тарафыннан, аның элекке рәисе Римма Ратникова тырышлыгы белән төзелгән Татарстан журналистикасы электрон энциклопедиясендә хезмәттәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Берлекнең барлык төбәк бүлекчәләренә үтенечемне җиткерәсем килә: зинһар, абруйлы журналистларыгызның исемнәрен, мәгълүматларын җибәрегез. Энциклопедия бездә «Википедия» кебек ачык, һәм ул тулыланырга тиеш. Сезнең ярдәмнән башка булмый», — диде ул.

Читайте на 123ru.net