World News in Tatar

Татарстанда язгы чәчү 84 процентка үтәлгән

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстанда чәчү эшләре барышы турында сөйләде.

ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу эштә ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр сүзләренчә, Татарстанда 1,48 миллион гектар мәйданга, ягъни планлаштырылганның 84 процентына язгы культуралар чәчелгән. Тәтеш районында чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. 64 мең гектар мәйданга борчак һәм 35 мең гектар җиргә солы чәчелгән.

Моннан тыш, республиканың аерым районнарында — Нурлат, Актаныш һәм Әлмәттә азык әзерләү эшләре башланган. 2024 елда төбәк хуҗалыкларында 350 мең гектар күпьеллык үлән, 150 мең гектар берьеллык үлән һәм азык катнашмасы, 156 мең гектар кукуруздан азык әзерләнер дип көтелә.

Читайте на 123ru.net