World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов татар һәм Африка халык биюләре белән видео күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында татар һәм Африка халык биюләре катнашмасы төшерелгән видео урнаштырды: татар костюмындагы биюче егет БРИКС илләренең спорт уеннарында катнашу өчен Казанга килгән спорт делегациясе вәкилләре белән бергә бии, дип яза «Татар-информ».

«Татар биюе ул Африкада да татар биюе. #ИгрыБРИКС катнашучылары Сабантуйга әзер инде», – дип язган республика җитәкчесе видеоязма астына.

Казанда Сабантуй алдагы ял көннәрендә узачак. Бәйрәм параллель рәвештә өч мәйданчыкта үткәрелә: Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда, шулай ук Аккош күле янындагы урман паркында. Бәйрәм чаралары 23 июньдә 9.30 сәгатьтә башлана.

Читайте на 123ru.net