World News in Tatar

Татарстанда югары уку йортларында максатчан укуга ихтыяҗ арткан

Быел Татарстандагы югары уку йортларында максатчан укуга ихтыяҗ арткан. Югары уку йортлары эш бирүчеләр белән килешү төзү өчен абитуриентлардан гаризалар 2023 елдагыга караганда күбрәк булыр дип көтә. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта әйттеләр.

«Оешмалар узган елдагыга караганда иллегә күбрәк гариза тапшырды, барлыгы якынча 200 гариза. Шуңа күрә «целевикларның» саны артуны көтәбез. Якынча 200 урын булачак», – дип сөйләгән А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ проректоры Роман Моисеев.

Аның сүзләренчә, быел югары уку йорты барлыгы 3 мең бюджет урыны алган. «Бакалавриат программасы буенча бюджет урыннары 183кә күбрәк. Бу оешмаларның ихтыяҗына бәйле», – дигән спикер.

Ул узган елда абитуриентлар арасында IT, җитештерүне оештыру һәм планлаштыру, лазер технологияләре һәм авиатөзелеш юнәлешләре буенча әзерлеккә ихтыяҗ зур булганын сөйләде.

«Без яшьләрне йөз балл өчен өстәмә 100 мең сум акча белән дә кызыксындырабыз. Шулай ук бездә «нулевая» стипендия дә бар, ягъни, Бердәм дәүләт имтиханында җыйган баллар саны икегә тапкырлап түләнә. 25 сентябрьдән башлап, студентлар аны ала башлаячак», – диде Моисеев.

Читайте на 123ru.net