World News in Tatar

Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм 22 градуска кадәр җылылык көтелә

Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм 22 градуска кадәр җылылык көтелә

Бүген, 26 июньдә, Татарстанда салкын һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, яңгыр явуы фаразлана. Казанда явым-төшем ихтималы аз.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында 14 метрга кадәр).

Көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава 17-22 градуска кадәр җылыначак (Казанда +19..+21 градуска кадәр).

Читайте на 123ru.net