World News in Tatar

«Зәкят» фондыннан тагын 300 аз керемле гаилә корбан ите алды

«Зәкят» фондыннан тагын 300 аз керемле гаилә корбан ите алды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстанда мохтаҗлар өчен, дине һәм милләтенә карамастан, хәйрия башлангычларын тормышка ашыруны дәвам итә. Хәйрия фондыннан ярдәмне аз керемлеләр һәм күпбалалы гаиләләр, авырулар, балаларын ялгызы тәрбияләүче әниләр, өлкән яшьтәгеләр һәм социаль яктан якланмаган башка кешеләр ала. 17-19 июнь көннәрендә корбан ите 300 гаиләгә таратылды, һәм бүген аны тагын 300 гаилә алды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда корбан ите Татарстандагы 6 социаль учреждениегә: «Мамы Казани» һәм «Победим диабет» хәйрия фондларына, Инвалид балалар ата-аналарының бөтенроссия оешмасына, Татарстандагы инвалид балалар ата-аналарының «Забота» төбәк иҗтимагый оешмасына, Яшел Үзәндәге психоневрология диспансерына, Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписына тапшырылды инде.

Быел Корбан бәйрәме уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗлар өчен 5 тоннадан артык корбан ите әзерләнде. Моннан тыш, «Зәкят» фонды Корбан бәйрәме хөрмәтенә 5 авыру балага һәм 3 мохтаҗ өлкән кешегә акчалата ярдәм күрсәтте.

Хәзерге вакытта 6 авыру бала һәм өлкәннәргә акча җыю дәвам итә.

Читайте на 123ru.net