World News in Tatar

Татарстан Дәүләт Советында Санкт-Петербург рәссамы Рәшит Гыйләҗевның күргәзмәсе ачылды

Татарстан Дәүләт Советында Санкт-Петербург рәссамы Рәшит Гыйләҗевның күргәзмәсе ачылды

ТР Дәүләт Советында Петербург рәсем сәнгате өстасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевның күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

  • Рәшит Гыйләҗев – портрет, пейзаж, натюрмортлар авторы. Шулай ук тематик картина жанрында эшли.

Аның иҗади манерасы – Көнбатыш-Европа һәм рус рәсем сәнгате традицияләре белән Көнчыгыш һәм татар сәнгате кушылуы нәтиҗәсе булып тора. Гыйләҗевның эшләре бай колорит белән аерылып тора. Рәссам, импрессионистларга хас булганча, төскә зур игътибар бирә.

Һөнәри осталыгы арту белән пейзажга тотына: аның Франция шәһәрләре һәм Санкт-Петербург (биредә Гыйләҗев яши һәм эшли) күренешләре сериясе күпләргә таныш. Шулай ук аның сюжетлы картиналары, аерым алганда, «КАМАЗ» төзелеше темасына ясалган эшләре, Татарстанның мәдәният йортлары һәм мәчетләрендә тәкъдим ителгән монументаль сәнгать, рәсем төшерү сәнгате, мозаика һәм витражлар өлкәсендәге эше кызыклы.

Читайте на 123ru.net