Россиядә яңа һөнәри бәйрәм көне билгеләнде
1 декабрьдә, Николай Лобачевский туган көнендә, Россиядә Математик көне билгеләп үтеләчәк. Мәгариф министрлыгы яңа һөнәри бәйрәмне гамәлгә кую турындагы боерыкны кабул итте.
«Һөнәри бәйрәм - Математик көнен гамәлгә куярга һәм аны бәйрәм итү көне итеп 1 декабрьне билгеләргә», диелгән текстта.
Моңа кадәр бәйрәм формаль булмаган дип санала иде һәм 1 апрельдә билгеләп үтелде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин боерыгы белән аңа рәсми статус бирделәр һәм башка көнгә күчерделәр.