World News in Tatar

Иннополис университеты ректоры укытучылар кытлыгына аңлатма бирде

Россиядә бүген укытучыларга кытлык туды, шуңа күрә тенденцияне бозу һәм проблеманы хәл итү өчен, педагог һөнәренең абруен ныгытудан башларга кирәк. Иннополис университеты ректоры Александр Гасников «Интервью без галстука» тапшыруында шундый фикер белдерде.

«Укытучыларга килгәндә, монда кадрлар проблемасы бар, алар аз. Бездә укытучы булу алай ук отышлы түгел. Миңа калса, һөнәрнең абруен ныгытудан башларга, матди яктан ярдәм итәргә, ниндидер социаль пакет белән стимуллаштырырга кирәк», - дип сөйләде программа кунагы.

Ил югары уку йортларында укытыла торган математика фәне үзгәрешләргә өлгерәме дигән сорауга җавап биреп, Гасников илнең әйдәп баручы университетларында кадрлар вазгыятенең бик үк критик булмавын билгеләде. Монда югары белем бирү учреждениесе белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген аңлаган зур компанияләр ярдәм итә.

«Зур компанияләр университетлар белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген аңлады, шуңа күрә үзләре студентларга ниндидер курслар укый башлады. Кайбер эш бирүчеләр укыту стандартларын бирә. Хәтта үзенекеләрне тәкъдим итә дип әйтергә дә мөмкин. Бу хәтта начар да түгел, чөнки шул рәвешле белем бирү процессы индустрия таләпләре белән бәйле», - диде Гасников.

Соңгы елларда күп нәрсә үзгәрде, дип өстәде ул. Әйтик, ясалма интеллект өлкәсендә альянс барлыкка килгән, ул уку процессында катнашучы берничә зур компанияне берләштерә.

«Мондый үсеш нокталарын Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Иннополиста гына түгел, Россия буенча да эшләргә кирәк. Бу яшьләр төрле белгечләр белән аралашсын, киләсе буын алдагысыннан яхшырак булсын өчен кирәк», - дип йомгаклады Гасников.

Читайте на 123ru.net