World News in Tatar

Иннополис университеты ректоры: Безнең тәҗрибәне төбәкләргә таратырга кирәк

Иннополис университеты куллана торган укыту практикалары ил төбәкләренә таратылырга тиеш. Югары уку йорты ректоры Александр Гасников «Татарстан 24» телеканалындагы «Галстуксыз интервью» программасында шулай дип белдерде.

«Безнең алда торган бурыч – без бүген эшли торган әйберләрне күп кенә төбәкләргә таратуга ирешү. Безнең ниндидер методик материаллар әзерләвебез һәм алардан коллегаларыбыз да файдалана алсын өчен тырышуыбыз үзе генә дә ярдәм күрсәтә алуыбыз хакында сөйли», - дип искәртте IT-университет ректоры.

Гасников сүзләренчә, үз иленә файдалы булырга теләгән, идеяләре ташып торган кешеләр бар. Ул башка шәһәрләрдән килгән педагогларны укытуны һәм, түгәрәк алып бару яки вузда укыту өчен, туган төбәгенә кире кайту шарты белән өлкән сыйныфларның уңышлы студентларына грантлар бирүне тәҗрибәне таратуның ихтимал юллары сыйфатында искә алды.

Белгеч уңай мисаллар да – Чаллыдан математика укытучысы, Бөтенроссия олимпиадалары җиңүчеләрен әзерләүче Любовь Баева һәм «Квант» лагерен төп оештыручы Валентин Сочнев – китерде. «Тагын да күбәйсеннәр өчен мондый проектлар һәм кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк», - дип искәртте ул.

Читайте на 123ru.net