World News in Tatar

Татарстанда елга порт-хабын булдыру юнәлешендә эшләү өчен эшче төркем төзеләчәк

Татарстанда елга порт-хабын булдыру юнәлешендә эшләү өчен эшче төркем төзеләчәк

Татарстанда елга порт-хабын үстерү проекты юнәлешендә эшләү өчен эшче төркем төзеләчәк. Анда ведомство карамагындагы оешмалар, ТР башкарма хакимият органнары, Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы вәкилләре керәчәк. Бу хакта федераль агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Андрей Тарасенко Петербург халыкара форумында елга порты базасында транспорт узелын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышкан иде. Ул чагында Миңнеханов әлеге проектны хуплады.

Моннан тыш, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгының уртак киңәшмәсендә Зөя мультимодаль логистика үзәге проекты хакында фикер алыштылар. Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдергәнчә, яңа объект бөтен Идел буе федераль округында йөк ташу өлкәсендә транспорт-логистика системасының үзәге функциясен үтәячәк. Өстәвенә, аның аша халыкара транспорт коридоры буенча йөк ташый башлаячаклар. Бу «ишектән ишеккә» принцибы буенча йөк ташыганда ресурс чыгымнарын киметү буенча тышкы һәм эчке кулланучыларның төп таләпләреннән берсен канәгатьләндерергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Россия Президенты Владимир Путин су юлларының терәк челтәрен яңарту бурычын куйган. Төзелә торган инфраструктурага, елга-диңгезгә чыгу юлы ясап, тимер юлда һәм автомобиль белән йөк ташуларны да кертеп булыр дип көтелә.

Читайте на 123ru.net