World News in Tatar

Чирмешән районы Кармыш авылында Оркыя әби йортын музей иткәннәр

Чирмешән районы Кармыш авылында Оркыя әби йортын музей иткәннәр. Авыл китапханәчесе Фатыйма Габдуллина җитәкчелегендә эшләнгән музейда авыл кешеләренең тормышын күзалларга мөмкин. Тарих почмагын, үткән ел бакыйлыкка күчкән Оркыя әби Хәйруллина йортында ясаганнар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова хәбәр итә.

«Мәрхүмәнең ашына барган әбиләр әйтте бу фикерне. Оркыя әбинең балалары, якын туганнары юк, ә өендә элеккеге авыл тормышын күрсәтү өчен бөтен җиһазлар бар. Мин боларны барып күргәч, үземә дә кызык булып китте. Барысын да китапханәнең «Илһам» түгәрәгенә йөрүче апалары ярдәме белән эшләдек», - диде авыл китапханәчесе.

Түгәрәк әгъзалары өйне җыештыралар һәм җиһазларны кеше яши торган йорт кебек көйләп куялар. Биредә элеккеге тормышка күчкән сыман: җиһазлар, өй уртасындагы мич тә күпләр өчен кызыклы.

Мәктәп яны лагерында ял итүче укучылар музейның тәүге кунаклары булган. Балалар биредәге экспонатларны кызыксынып караган, Фатыйма апалары сөйләгәннәрдән күп яңалык белгәннәр. Түгәрәк әгъзалары да музейга экскурсия ясаган, әбинең нигезендә дога укыганнар.

«Планнар бар әле, мичнең төзеклеген тикшереп, биредә мич ашлары пешерү буенча мастер-класс уздырырга да уйлыйм. Экспонатлар артып тора, авылдашлар да китерә. Бу музей шәһәрдән кайтучалар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм», – диде Фатыйма Габдуллина.

Читайте на 123ru.net