World News in Tatar

Питрәч районында эшмәкәрләр арасында социологик сораштыру узды

Питрәч районында эшмәкәрләр арасында социологик сораштыру узды. Чара «эшлекле» коррупция дәрәҗәсен бәяләү өчен үткәрелде. Бу хакта «Алга» сайтында Ольга Шәмсетдинова хәбәр итә.

Хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре үзара хезмәттәшлек иткәндә барлыкка килә торган коррупцион күренешләр турындагы сорауларга тугыз эшмәкәр җавап биргән. Сораштыруда катнашучыларның төп эшчәнлеге – күпләп һәм ваклап сату.

Респондентлар билгеләп үткәнчә, аларга елына ике тапкыр полиция, прокуратура, салым хезмәте һәм Роспотребнадзор вазифаи затлары белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Бер респондентка дүрт тапкырдан артык Роспотребнадзорга, Росреестрга мөрәҗәгать итәргә туры килгән, шулай ук муниципаль милектә булган биналарны арендага бирү белән шөгыльләнүче органнар, сәүдә өлкәсендә муниципаль сәясәтне гамәлгә ашыру буенча органнарга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Берәр респондент табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, хезмәтне саклау, архитектура һәм төзелеш (БТИ) органнарында вазифаи затка рәсми булмаган түләү башкарырга туры килгәнен әйткән.

Шулай ук берсе проблемасын хәл итү өчен вазифаи затка бүләк биргән һәм рәсми булмаган түләү башкарган.

Бер рәсми булмаган түләүнең бәясе 3 меңнән 10 мең сумга кадәр, дип билгеләп үтә бер эшмәкәр, икенчесе 10 меңнән 25 мең сумга кадәр дип саный, өченчесе моның өчен үзенең барлык эшмәкәрлек кеременең биш процентын сарыф итүен әйтә.

Ике кеше мондый түләүләр проблеманы хәл итүне тизләтә, дүрт кеше коррупция аларның эшенә комачаулый дип билгеләп үтте. Өч респондент хакимият коррупциягә каршы нәтиҗәле эш алып бара дип саный. Хакимият органнарының коррупциягә каршы чаралары турында бер кеше генә белми. Сораштыруда катнашучыларның берсе коррупциянең кимегәнен әйтә, калганнары бу сорауга җавап бирүдә авырыксынуын билгеләп үтте.

«Әлеге юнәлеш буенча йомгаклау рейтингында безнең район 13нче урында тора», – дип билгеләп үтте район башлыгы ярдәмчесе Валентина Урысова.

Читайте на 123ru.net