World News in Tatar

Аксубай районы белгечләре көтүне үрчетү буенча осталык күрсәтте

Аксубай районы вәкилләре мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча 46нчы республика операторлар конкурсында лаеклы чыгыш ясады. Алар – ветеринария табибы, Ибрай ветеринария участогы мөдире Рөстәм Мотыйгуллин һәм «Молко» ҖЧҖ ясалма орлыкландыру буенча оператор Андрей Ижотов. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Терлекчелек белгечләре билгеләп үткәнчә, көтүнең үрчү нигезендә ясалма орлыкландыру тора. Бу малларның генетик потенциалын арттыру, сыйфатлы яхшыртуның иң мөһим ысулы. Бу һөнәр бүген аеруча мөһим, ул терлекчелек үсешенең этәрүчесе булып тора.

Чара Алексеевск районының нәсел предприятиесе базасында узды. Конкурста республиканың 43 районыннан 69 белгеч катнашты. Конкурс берничә этаптан торды, катнашучылар теоретик, практик һәм лаборатория юнәлешләре буенча белемнәрен күрсәтте.

Читайте на 123ru.net