World News in Tatar

«Татар-информ» журналисты Милена Новикова «Керәшен чибәре-2024» бәйгесе финалына үтте

«Татар-информ» журналисты Милена Новикова «Керәшен чибәре-2024» бәйгесе финалына үтте

Татарстан Республикасының «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты – смм-белгече Милена Новикова республика күләмендә уздырыла торган «Керәшен чибәре – 2024» бәйгесенең финалына үтте.

Җиңүченең исеме 13 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында узачак Питрау бәйрәмендә билгеле булачак.

«Кряшен чибяре–2024» титулы өчен быел 9 кыз көч сынаша. Татарстанның Балык Бистәсе районыннан Милена Новикова, Алексеевск районыннан Ангелина Александрова, Зәй районыннан Алеся Димитриева, Кукмара районыннан Анжелика Иванова, Мамадыш шәһәреннән Светлана Иванова, Мамадыш районыннан Ариана Кадыйрова, Чаллыдан Тамара Минова, Питрәч районыннан Марина Морозова Башкорстан республикасыннан Лиана Маркова финалга чыккан.

«Керәшен чибәре» бәйгесе финалистлары 28-30 июнь көнне Казанда әзерлек туры узды.

Читайте на 123ru.net