Июльнең беренче көнендә Татарстанда яшен һәм 31 градуслы эсселек фаразлана
![Июльнең беренче көнендә Татарстанда яшен һәм 31 градуслы эсселек фаразлана](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/1/1177361242bc5444d59be3c9815672a6.jpg)
Бүген Татарстанда һава температурасы +31 градуска кадәр күтәреләчәк. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте.
Көнбатыш, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 11 метрга җитәчәк, ә көндез урыны белән секундына 20 метрга кадәр көчәюе ихтимал.