World News in Tatar

Ульяновскидан Асия Мөлекова: Туган телдә сөйләгән вәгазьләр, догалар тизрәк барып җитә

Ульяновскидан Асия Мөлекова: Туган телдә сөйләгән вәгазьләр, догалар тизрәк барып җитә

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Телне тыю – изге гамәл» дигән язма чыкты. «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова язган.

Ульяновскиның 17 нче китапханәсендә «Телне тыю – изге гамәл» дигән темага вәгазь укылды. Анда дин әһелләре һәм дин дәресләренә йөрүче шәкертләр, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Изге Коръәнебезнең «Бүлмәләр» сүрәсендәге 10 нчы аятендә: «Барлык мөселманнар да бер-берсенә туганнар», – дип әйтелә. Ягъни, ләә иләһа илләаллаһ Мөхәммәде Рәсүлүллаһ, дип әйтүче мөселманнар бер-берсенә туганнар, кардәшләр була. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә безгә, бер-берегез белән дус, тату яшәгез, дип боера. Без бу боерыкны үтибезме соң? Әгәр үтәмибез икән, хаталы, гөнаһлы булабыз бит. Дөрес, кеше фани дөньяда хатасыз гына яши алмый. Аллаһы Тәгалә безне – бәндәләрен сынау өчен хаталы итеп яралткан. Раббыбыз безнең тәүбә итеп сораган кайбер хаталарыбызны гафу итә. Шул ук вакытта кайберләрен гафу итүне, кичерүне, ярлыкауны үз өстенә алмый.

Мисал өчен, телебез белән гөнаһ эшләвебез – гайбәт сөйләвебез соңгысына, ягъни гафу ителми торганына керә. Аллаһы Тәгалә гайбәт сөйләүне үлгән туганыңның итен ашауга (!) тиңли. Гайбәт сөйләү кешенең исеменә тап төшерә, гаиләләрне боза, хәтта сугышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Һәрбер кешедә яман чир – нәфес дигән нәрсә бар. Адәм баласы гайбәт сөйләгәндә нәкъ менә шуңа – үзенең нәфесенә буйсына.

Шушы уңайдан бик тә гыйбрәтле риваятькә тукталып үтәсем килә. Шулай бервакыт ике фәрештә Аллаһы Тәгаләдән, без сиңа көне-төне гыйбадәт кылабыз, ә син нишләптер кешене шуның кадәр зур бөеклеккә күтәрдең, дип сорыйлар. Шуннан соң Раббыбыз аларга нәфес дигән тойгы бирә. Һәм фәрештәләр кешегә караганда да күбрәк гөнаһ эшлиләр. Аллаһы Тәгалә аларга: «Адәм баласы гөнаһ кылганда нәфесе белән көрәшеп кыла. Аның кылган гамәлләре дә нәфесне җиңеп кылына. Сезнең гыйбадәтегез адәмнең үз нәфесе белән көрәшеп ясаган хаталарыннан кечерәк күренә», - дип әйтә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) сәхабәләрдән, Сабантуй батырымы, әллә сугышта җиңгән кешеме – кем көчле, дип сорый. Юк, ачуын тыеп калган кеше иң көчле, дип үзе үк җавап та бирә.

Билгеле булганча, кеше үзенең тәкәбберлеге аркасында зур гөнаһлар эшли, гайбәткә кереп китә.

Тормышта төрле хәлләр була, савыт-саба чылтырамый тормый инде. Аңлашылмаучанлык килеп чыгып, берең кызып киткәндә, икенчең дәшми калса, телен тыйса, ни хикмәт! Аллаһы Тәгалә андыйларга зур саваплар вәгъдә итә.

Тел бит ул әйтә-әйтә дә, урынына кереп китә, ә күңелдә яра кала, озак вакыт төзәлмичә тора.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: «Гайбәт сөйләү зина кылудан да начаррак»,- дип әйткән. Аллаһы Тәгалә гайбәт сөйләүне гафу итми, аны кем турында сөйләгән булсаң, шул кеше гафу иткәнчегә кадәр. Әгәр дөньялыкта гафу ителмичә китсә, ахирәттә бик яман, хәтәр булыр. Анда үзеңнең гыйбадәтең белән түлисең, җитмәсә, өстәмә гөнаһларыңны да аңа бирәсең. Гайбәтне сөйләүче генә түгел, тыңлап торучы да бертигез дәрәҗәдә гөнаһлы була. Сөйләүче тел белән гөнаһлы булса, тыңлаучы – колагы белән.

Үзебезнең туган телебез – ана телебез турында да онытмыйк. Туган телдә сөйләгән, аңлаткан вәгазьләр, догалар тизрәк барып җитә, аңлашыла.

Безгә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез тапшырган татар телебезне бала-оныкларыбызга өйрәтеп калдырырга тырышыйк. Аларны телсез калдырмыйк.

Габдулла Тукай үзенең «Туган тел» шигыренең соңгы куплетында:

И, туган тел!

Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

Әткәм-әнкәмне, Ходам,

дип язып калдырган. Кызганычка, безгә мәктәпләрдә бу соңгы куплетны укырга ярамады.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә, әгәр кеше ике теше һәм ике аягы арасындагы әгъзасы белән гөнаһ эшләмәсә, ул җәннәтле булыр, дип әйткән.

«Бәкара» сүрәсенең 263 нче аятендә: «Яхшы сүз рәнҗеп биргән хәердән яхшырак», - дип әйтелә.

Ә Пәйгамбәребез (с.а.в.с): «Сүзгә авызда вакытта син хуҗа, авызыңнан чыккач, ул сүз сиңа хуҗа», - дип әйткән.

Әлеге язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

«Безгә хәзер бик тә кирәк җылы сүзләр,

Гомерләрнең ишеген

шакый салкын көзләр.

Яшик әле шушы кыска гомерләрдә

Бер-беребезгә әйтеп бары җылы сүзләр».

Читайте на 123ru.net