World News in Tatar

Путин һәм Фальков Россиядә алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү хакында фикер алышты

2022 елның июнендә Россиядә беренче 30 инженерлык мәктәбе оештырылды. Бу инициатива төбәкләр һәм бизнес тарафыннан хуплау тапты, дип белдерде фән һәм югары белем министры Валерий Фальков РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт тарафыннан әлеге инициативаны үстерү өчен 2022 елдан бирле 12 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән. Зур предприятие-партнерлар алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерүгә тагын 19,5 миллиард сум бүлеп биргән. Хәзерге вакытта алар – 160.

«Бик яхшы. Мине шунысы шатландыра: бизнес каршылык күрсәтми, киресенчә, бу процессның алгы сафында бара», - диде Россия Президенты.

Фальков билгеләп үткәнчә, бизнес инженерлык мәктәпләрен үстерүгә финанслар биреп кенә калмый, ә аларда укучыларны тиешле практика белән дә тәэмин итә.

«Практика белән тәэмин итәләр, ягъни чынлап та укыту процессы бара – әйтик, КамАЗ, «Ростсельмаш» яки «Пермские моторы» предприятиеләре башлыклары студент командаларына җитәкчелек итә. Бу – иң яхшы белем», - диде министр.

Ул һәр инженерлык мәктәбенең үз оешма-партнеры булуын билгеләп үтте. Бу илдә инженерлык белемен трансформацияләүгә ярдәм итә.

Фальков китергән мәгълүматлар буенча, 2023 елда гына да Россиядә 22 мең мәктәп укучысы алдынгы инженерлык мәктәпләре аша үткән.

Искәртеп узабыз, быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итү өчен грант булдыру турындагы указны имзалады. Исемлек нигезендә, быел грантны Иннополис университеты, КФУ, Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты, Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ, Әлмәтнең «Югары нефть мәктәбе» дәүләт технология университеты алачак.

Читайте на 123ru.net