World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Чистайның тарихи үзәгендәге берничә объектта булды

Рөстәм Миңнеханов Чистайның тарихи үзәгендәге берничә объектта булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәгендәге берничә объектта булды. Аны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрде. Бу хакта «Рәсми Татарстан» порталы хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов яңа пристань төзелеше белән танышты. Бүген пассажир павильоны бинасы әзер, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм причал стенасын торгызу эшләре дәвам итә. Яңа объект шәһәрнең туристик яктан җәлеп итүчәнлегендә уңай чагылыш табар дип көтелә. Барлык эшләрне быел тәмамларга ниятлиләр.

Рөстәм Миңнеханов павильонны яшьләр белән эшләү өчен кулланырга: биредә яшүсмерләр клубын урнаштырырга, алар өчен төрле чаралар уздырырга тәкъдим итте. «Җәй көне биредә теплоходларда килүче кунакларны очратырга була, ә кышын яшьләр өчен төрле чаралар оештырырга мөмкин. Бик яхшы урын, монда барлык шартлар да тудырылган», - дип искәртте Татарстан Рәисе. Ул шулай ук спорт һәм балалар өчен уен зоналарын җиһазландырырга кушты.

Маркин урамындагы булачак кунак йорты мәйданчыгы Рөстәм Миңнеханов танышкан алдагы объект булды. Аннары республика Рәисе төбәк (республика) әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булган Александровский кунып чыгу йортын карады. Ул 1896 елда төзелгән һәм биредә йорт-җирсез кешеләр бушлай кунып чыккан. 1910 елда бина үзгәртеп төзелгән һәм һөнәри училище тулай торагы, ә совет чорында торак итеп җайлаштырылган.

Сәүдәгәр Челышев биналары комплексында ИТ өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү үзәген һәм җирле һөнәрчеләр өчен остаханәләр ачу ниятләнә. Бүгенге көндә бүлмәләр буш. Рөстәм Миңнеханов бинаны тикшерергә һәм ремонт эшләре буенча карар кабул итәргә кушты.

Аннары ул җирле (муниципаль) әһәмияткә ия мәдәни мирас объектында булды. Бина 1847 елда сәүдәгәр Мешкичевның торак йорты буларак төзелгән. Хәзерге вакытта биредә Чистай архитектура һәм шәһәр төзелеше хезмәтләре, конторалар һәм фатирлар урнашкан.

Сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең туристлар белән эшләүгә бәйле планнары белән дә танышты. Бүген Чистайда, җирле производстволарда булып, сәнәгать туризмы форматы гамәлгә ашырыла, глэмпинг инфраструктурасы актив үсеш ала, шулай ук «Kama Fest» музыкаль фестивален үткәрү ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шәһәр җитәкчелеген мәдәни һәм тарихи һәйкәлләргә сак карарга өндәде. «Чистай - бай тарихы булган уникаль шәһәр. Биредә бик күп үзенчәлекле архитектура сакланган. Сезнең туристлык потенциалыгыз бик зур. Аны дөрес гамәлгә ашырырга гына кирәк. Шуңа күрә тарихи үзәк территориясендә объектларны реконструкцияләү һәм яңа төзелешләргә игътибар белән якын килү зарур», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Читайте на 123ru.net