World News in Tatar

Казан мэриясе татар теленнән бушлай курсларга чакыра

Казан мэриясе татар теленнән бушлай курсларга чакыра

8 июльдә Казан мэриясе барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсын башлап җибәрә. Курс берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Башлангыч төркем Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында шөгыльләнәчәк, дәвам итүчеләрнең очрашу урыны – Черек күл паркы. Дәресләр 1,5 ай дәвам итә. Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт. Дәресләр ике сәгать бара. Һәр төркемнән курсны уңышлы тәмамлаган өчәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Татар теле курсына язылырга теләүчеләр регистрацияне шушы сылтамага басып уза ала. Урыннар саны чикле.

  • Уздыру урыннары: Казан шәһәре Башкарма комитеты, Кремль ур, 3 («Кремль» метро станциясе). Черек күл паркындагы амфитеатр («Тукай мәйданы» метро станциясе).
  • Курсларны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрә.

Читайте на 123ru.net