World News in Tatar

Санкт-Петербургта «Татар кызы-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Санкт-Петербургта «Татар кызы-2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Санкт-Петербургның «Рыбацкий» мәдәният йортында «Татар кызы-2024» бәйгесенең төбәк этабы финалы төгәлләнде. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Регина Сарвакова - «Санкт-Петербург татар кызы 2024», ә Диләрә Йосыпова («Файда» татар фольклор ансамбле) «Ленинград өлкәсе татар кызы 2024» титулына ия булды. «Иң ихлас кыз» призы Рианна Габдрахмановага тапшырылды.

Чараны «Питер буйлары» Татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе Татарстанның Даими вәкиллеге ярдәмендә оештырды.

Бәйге барышында анда катнашучылар иҗади талантларын, зирәклеген, шулай ук традицион татар ризыклары әзерләп, аш-суга осталыкларын күрсәтте, соңыннан барлык тамашачыларны шул ризыклар белән сыйладылар.

Жюри бәйгедә катнашучыларның традицияләрне белүен, татар телендә аралашу күнекмәләрен, карашлар киңлеген, нәфислек, нәзакәтлелек, сөйкемлелеген бәяләде.

Бәйгедә катнашучылар дипломнар, призлар һәм җиңүче тасмалары алды. Шулай ук Татарстанның Даими вәкиллеге дә кызларга бүләк әзерләгән иде.

Читайте на 123ru.net