World News in Tatar

Татарстан ташламалы ипотекалар саны һәм күләме буенча алдынгы 10 төбәк арасына керде

Ташламалы ипотека программасы эшли башлаганнан алып россиялеләр яңа йортлардан 84 миллион квадрат метрга якын торак сатып алган. Программада катнашу буенча лидер төбәкләрнең берсе – Татарстан. Бу хакта ТАСС агентлыгы ДОМ.РФ акционерлык җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә.

Ташламалы ипотекалар саны һәм күләме буенча алдынгы 10 төбәк арасына, Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Төмән, Свердловск, Новосибирск, Ленинград һәм Ростов өлкәләре дә кергән. Билгеләп үтелгәнчә, кредитның уртача күләме 3,8 миллион сум тәшкил итә.

Яңа йортларда ташламалы ипотека программасы бүгеннән гамәлдә булудан туктады. Мондый кредитлар буенча ставка 8 процент тәшкил итте. ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко фикеренчә, ул үз бурычын кризиска каршы чара сыйфатында үтәде. Хәзер дәүләт «барыннан да элек балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә» зур игътибар бирәчәк.

Читайте на 123ru.net