World News in Tatar

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм белән авыручы 8 пациент кала

Бүгенге көндә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә ботулизм йоктырып кергән 8 кеше кала. Бу хакта «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Реанимациядә өч пациент бар, шул исәптән берсе үпкәләрнең ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган», - дип өстәделәр хастаханәдә.

Бүген авырудан тулысынча дәваланып беткән ике хатын-кызны чыгардылар.

Барлык зыян күрүчеләр дә Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану симптомнары белән китерелә. Алар Мәскәүнең «ЛОКАЛКИТЧЕН» ҖЧҖ компаниясе җитештергән фасольле «Лобио» салатын ашаган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, нәкъ менә әлеге җитештерүченең продукциясе Россиянең берничә төбәгендә ботулизм чире таралу чыганагы булган.

Читайте на 123ru.net