World News in Tatar

Июль башында Татарстанда нормадан 4 градуска җылырак була

Июль башында Татарстанда нормадан 4 градуска җылырак була

Июльнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 4 градуска югарырак була. Бу фараз турында Татарстан Гидрометеорология үзәге белдерде.

1-10 июльдә республикада климатикн норма +19,1 градус , ә Казанда +19,6 градус тәшкил итә, дип белдерә синоптиклар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атна уртасында Татарстанда +36 градус эсселек була. Урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, төбәктә шторм кисәтүе игълан ителде.

Читайте на 123ru.net