World News in Tatar

Татарстанда 4 компания өшегән чәчүлекләр өчен компенсация сорады

Татарстанда 4 компания май аендагы кырау вакытында зыян күргән чәчүлекләр аркасында килгән зыянны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында брифингта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«4 компания кыраудан килгән зыян турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә зыян күргән мәйданнар буенча документлар җыялар. Аларның гомуми мәйданы якынча 11 мең гектар», - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Татарстанда быел иминиятләштерелгән уҗым һәм сабан культураларының мәйданы 629,5 мең гектар (ягъни 23 процент) тәшкил иткән. Чәчүлекләрне иминләштерүгә 242 млн сум бүлеп бирелгән, диде Җәббаров.

Аның сүзләренчә, республикада дәүләт ярдәме белән иминиятләштерүнең ике программасы эшли. Аерым алганда, 27 куркыныч метеорологик күренешләрдән һәм төбәкара характердагы гадәттән тыш хәлдән иминиятләштерү каралган.

«Беренче очракта, хуҗалыкка иминиятләштерү килешүе буенча иминият премияләрен түләүгә киткән чыгымның 50 проценты кайтарыла, икенчесендә – 50-60 процент», - дип ачыклык кертте министр.

Татарстанда чәчүлек мәйданы 2,7 млн гектар тәшкил итә, шул исәптә бөртекле һәм кузаклы культураларга 1,3 млн гектардан артык мәйдан туры килә.

Читайте на 123ru.net