Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре Башкортстанга сәяхәт кылды
![Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре Башкортстанга сәяхәт кылды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/3/680edab09bb5e9734a44d2dba367029f.jpg)
Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендә Башкортстанның Ишимбай районы Урман-Бишкадак җирлегендәге геопаркка эшлекле сәфәр кылды. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Алар башкорт халкының көнкүреше һәм тарихы гореф-гадәтләре белән танышып, анда яшәгән татарлар белән очрашып сөйләшеп кайттылар