World News in Tatar

Татарстанда температураның +35 градуска кадәр күтәрелүе һәм кинәт исә торган җил көтелә

Татарстанда температураның +35 градуска кадәр күтәрелүе һәм кинәт исә торган җил көтелә

Бүген, 3 июльдә, Татарстанда урнашкан антициклон нәтиҗәсендә температура фонының күтәрелүе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, дип искәртә синоптиклар.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил көндез урыны белән, Казаннан тыш, 13 метрга кадәр көчәя.

Җылы төннән соң (+14..+19 градус), көндезге сәгатьләрдә төбәк территориясендә һава температурасы +30..+35 градуска (ТР башкаласында +32..+34 градуска) кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда июль башы климатик нормадан 4 градуска җылырак булачагы хакында хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net