World News in Tatar

«Шәрык клубы»нда Камал театры оркестры җитәкчелегендә «Чаткылар» музыка фестивале узачак

Дүрт көнлек фестивальдә оркестр концертлары, театр артистлары һәм эстрада җырчылары чыгышлары, музыкаль спектакльләр көтелә.

10-14 июльдә Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында беренче тапкыр «Чаткылар» музыка фестивале узачак. Дүрт көн дәвамында шәһәр халкын Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр көтә.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов фестивальнең «Шәрык клубы» ишегалдында үтүен тарихны яңарту дип аңлатты. «Шәрык клубы»нда беренче татар композиторлары, беренче татар оркестры уйнаган. Бу тарихны без сакларга тиеш», – диде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Татар театры ул теар сәнгатен генә түгел, музыка сәнгатен дә күтәргән. Татар композиторлары алар татар театрыннан чыкканнар. «Шәрык клубы» бинасында Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллинның әтисе Заһит Яруллин уйнаган. Шуңа күрә бу урынны күрсәтү, таныту, музыка туган җирне яңарту – безнең зур вазыйфабыз. Узган елларда урамда чаралар үткәреп, үзебезнең оркестр бн уйнап карагач, тамашачылардан да, үзебездән дә киләчәктә бер концерт белән чикләнмәскә дигән импульс алдык. Чөнки татар музыкасына материал күп, композиторлар да бар», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Камал театры оркестрының сәнгать җитәкчесе Данияр Соколов дүрт көн дәвамында кызыклы һәм төрле программа булачагын әйтте.

«Берничә көн эчендә бик күп төрле һәм кызыклы программа булачак. Берничә ел дәвамында безнең репертуар, чыгышлар саны артты. Узган ел оркестрның концерт сезонын ачык концерт белән тәмамладык. Быел исә моны фестиваль кысаларында эшләргә карар иттек», – диде Данияр Соколов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фестиваль барышында эстрада җырчылары белән чыгышлар да көтелә. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова концертта Сара Садыйкованың Илдар Юзеев сүзләренә «Китмә» дигән җырын башкарачак.

«Мин дә экспериментларны бик яратам. Миңа да насыйп булды бу оркестр белән чыгыш ясарга. Без баянга җырладык, мондый яңгырашлы оркестрлар булмады. Җырчы өчен оркестрга кушылып җырлау – зур бәхет. Фестиваль килгән туристлар, шәһәр халкы өчен зур ял булачак. Казан өчен бик ямьле күренеш. Ел да кабатлансын, мондый фестивальләрне көтеп алсыннар», – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фестивальдә Камал театры артистлары башкаруында «Башмагым» музыкаль спектакле да куелачак. Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова әзерлекнең көчле булуын әйтте.

«Безнең өчен бик тетрәндергеч вакыйга. Драма артистлары өчен академик вокал җиңел түгел. Чөнки аның үз кысалары бар. Шулай да ул бик кызыклы эксперимент, үзеңне сынап карау. Шуңа күрә без бик теләп ризалаштык», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Читайте на 123ru.net