World News in Tatar

Филүс Каһировның дебюты - «Җәлил» операсында Җәлил партиясен башкарачак

Филүс Каһировның дебюты - «Җәлил» операсында Җәлил партиясен башкарачак

Иртәгә Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсында Җәлил партиясен башкарачак – бу аның әлеге операда дебюты.

«4 июльдә Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы күрсәтелә. Спектакльне «Россия-Культура» телеканалы яздырачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

4 июльдә төп партияләрне Гөлнора Гатина, Михаил Казаков, Юрий Ившин, Артур Исламов, Александра Саульская-Шулятьева башкара. Дирижер - Ренат Салаватов.

5 июль көнне 13.30 сәгатьтә «Җәлил» операсы хәйрия буларак хәрби хезмәиткә алынучыларга, курсантларга, контракт буенча хезмәт итүчеләргә хәрби хәрәкәт ветераннараны, ДОСААФ РТ әгъзаларына күрсәтелә.

«Җәлил» операсының премьерасы 1957 елда булган. 2011 елда ул композиторның 100 еллыгы уңаеннан яңартылды. Куелыш режиссеры - Михаил Панджавидзе.

Чакырылган солист буларак Филүс Каһиров опера сәхнәсендә Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсында Шаһ Гали, Эльмир Низамовның «Алтын Казан» операсында Битимер, П.И.Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында Ленский партияләрен башкарды.

Читайте на 123ru.net