World News in Tatar

Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты кысаларында Монголия Президенты белән очрашты

Узган ел Россия һәм Монголия арасында товар әйләнеше кимегән. Шулай да 2024 елның беренче яртыеллыгында яхшы темп күзәтелгән, күрсәткечләр сизелерлек арткан. Россия Президенты Владимир Путин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты кысаларында Монголия лидеры Ухнагийн Хурэлсух белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тулаем алганда, илләребез арасындагы мөнәсәбәтләр дистәләрчә еллар дәвамында үзара хезмәттәшлек һәм дуслыкның ныклы фундаменты нигезендә формалаша», - диде дәүләт башлыгы.

Путин илләр арасындагы хезмәттәшлекнең гуманитар өлкәдә дә үсеш кичерүен билгеләп үтте. Әйтик, РФ монгол студентлары өчен квотаны 620 кешегә кадәр арттыра алачак. Мәскәү шулай ук климат үзгәрү аркасында проблемалар барлыкка килгән очракта Улан-Баторга бушлай ярдәм күрсәтергә әзер. Бу ашлык, башка товарлар, энергетика булырга мөмкин.

«Сүз уңаеннан, энергетика безнең хезмәттәшлекне төп юнәлешләреннән берсе булды һәм шулай булып кала да. Эш җайга салынган, әмма без аны киңәйтү турында да әйтә алабыз. Мин биредә углеводородлар, электр энергетикасын күздә тотам», - дип өстәде Россия Президенты.

Читайте на 123ru.net