World News in Tatar

Минтимер Шәймиев: Татарстан гаять зур сәнәгый потенциалга ия

Татарстан гаять зур сәнәгый потенциалга ия, хәзерге дөнья төзелеше шартларында бу аеруча мөһим. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте утырышы кысаларында шундый фикерен белдерде.

«Техник алгарыштан башка берни дә үзеннән-үзе килми. Бигрәк тә күп кенә илләрнең мөстәкыйльлеккә омтылышы шартларында. Безнең менә дигән сәнәгый потенциалыбыз бар. Бу күп кенә илләрнең төшләренә дә керми. Илебез, республикабызның роле бу очракта сизелерлек, әмма ул аңлы рәвештә якын килүне таләп итә», - дип искәртте Шәймиев.

Ул билгеләп үткәнчә, алдынгы сәнәгый куәтләр һәм яхшы фәнни-техник база ярдәмендә күп нәрсәне булдырырга мөмкин һәм кирәк тә. Шәймиев шулай ук илнең оборона комплексын да телгә алды, аны үстерүдә, аерым алганда, Татарстан да зур роль уйный.

«Мондый оборона комплексы булмаса Россия белән исәпләшмәсләр иде. Тырышып карыйлар, аннары кәефләре бозыла һәм нәрсә эшләргә белмиләр», - дип сүзен төгәлләде ул.

Читайте на 123ru.net