World News in Tatar

«Бердәм Россия» төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 342 махсус операция катнашучысын тәкъдим итә

«Бердәм Россия» төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 342 махсус операция катнашучысын тәкъдим итә

«Бердәм Россия» төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 342 махсус операция катнашучысын тәкъдим итәчәк һәм аларны сайлау кампаниясе барышында озата барачак, диелә партия хәбәрендә.

Махсус операция катнашучылары Үзәк башкарма комитет һәм Югары партия мәктәбе линиясе буенча «Бердәм Россия» ярдәмен алачак. Бу хакта партия рәисе Дмитрий Медведев Генераль Совет утырышында белдерде.

«Мондый кандидатларга ярдәм итү турында берничә тапкыр Россия Президенты Владимир Путин әйтте. Алар җәмгыятьтә лаеклы рәвештә хөрмәткә ия. Аларның тормыш тәҗрибәсе һәм позициясе әһәмиятле. Мондый кандидатларның үз потенциалын тулысынча ача алуы, фронттан кайткач Ватан файдасына уңышлы эшли алуы бик мөһим», - дип ассызыклады Медведев.

«Бердәм Россия»нең бурычы сайлауларда катнашачак хәрбиләр белән генә эшләү түгел, дип билгеләп үтте ул.

«Алар төбәкләрдә, муниципалитетларда бар. Һәрберсе белән җентекләп эшләргә кирәк. Фронттан кайтучылар мондагы тормышка яраклаша алсын, шул ук вакытта аларның идарә итү күнекмәләрен граждан тормышында да кулланыр өчен кирәк бу эш», – диде сәясәтче.

«Бердәм Россия»нең Үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр иткәнчә, партиянең алдан тавыш бирүендә җиңгән махсус операция катнашучысы яки сәясәттә яңа кешеләрнең күбесе инде Югары партия мәктәбе базасында көндезге уку үткән.

«Узган ел махсус операция катнашучыларының күбесе төрле дәрәҗәдә депутат булды. Быел без махсус кагыйдә керттек: алар җыйган тавышларның 25 процентын өстәмә рәвештә ала (алдан тавыш бирүдә). Процедураның җиңүчеләре бар – Россия Геройлары», - диде Сидякин.

Россия Геройларының берсе – «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә җиңүче Рәсим Баксиков – Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның республика исемлегендә икенче урында.

«Документлар бүген теркәү өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды», – диде партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, «Бердәм Россия»нең ТР Дәүләт Советындагы фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов.

«Россия Герое Рәсим Баксиков безнең исемлекнең лидерлары өчлегенә керә. Бу халыкның махсус хәрби операция катнашучыларына югары ышаныч булуын күрсәтә. Махсус хәрби операция зонасында Россиянең илкүләм мәнфәгатьләрен яклауда җирле советларның ике дистәгә якын депутаты – безнең партиядәшләребез һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты. Ул шулай ук безнең партия исемлеге буенча республика парламентына сайлауга чыгарылачак», – дип билгеләп үтте ул.

Читайте на 123ru.net