World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Зөя үзәге мәйданчыгында инвестицион проектларга старт бирде

Рөстәм Миңнеханов Зөя үзәге мәйданчыгында инвестицион проектларга старт бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Дорхан» халыкара концерны нигез салучысы һәм оештыручысы Александр Ханин компаниянең яңа инвестицион проектларына старт бирде. Бу Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында булды.

Татарстан Республикасының рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, «Дорхан» минераль мамыктан җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы төзелешен башлап җибәргән. Завод елына 70 мең тоннага кадәр продукция җитештерә алачак. Шулай ук 100 мең квадрат метр мәйданлы логистик комплекс төзү планлаштырыла.

Миңнеханов әйтүенчә, «Дорхан» – Татарстанның күптәнге стратегик партнеры. Компания республикада үзенең берничә проектын инде гамәлгә ашыра.

«Компаниянең үсешен дәвам итүе сөендерә. Минераль мамыктан җылылык изоляцияләү эшләнмәләре җитештерү заводы – импортны алмаштыруга юнәлдерелгән. Продукциягә төзелеш базарында ихтыяҗ бар. Яңа логистик комплекс шулай ук мөһим проект булып тора», - диде республика җитәкчесе.

Ханин инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда компаниягә ярдәм күрсәткән өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

  • Искәртик, Татарстанда Лаеш районында «Дорхан»ның ике бүлекчәсе эшли. Капка һәм роллет системалары җитештерүче беренче завод 2012 елда ачылды. 2021 елдан «Дорхан» индустриаль паркы гамәлдә, биредә металл конструкцияләр җитештерүче ике завод эшли.

Читайте на 123ru.net