World News in Tatar

Чаллы мәдәният хезмәткәрләре Мәскәү Сабан туена барырга җыена

Чаллы мәдәният хезмәткәрләре Мәскәү Сабан туена барырга җыена

6 июльдә 11 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында милли бәйрәм – Сабан туе узачак. Әлеге чарада тулы бер делегация белән Чаллы мәдәният хезмәткәрләре дә катнаша. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Гөлия Ибәтуллина хәбәр итә.

«Мәскәү Сабан туена 9нчы тапкыр барам. 4 июльдә юлга кузгалабыз. Мин анда үземнең татар чигүләремне алып барам. Әле быел беренче тапкыр чигү буенча мастер-класс та күрсәтергә куштылар – мәскәүлеләргә һәм килгән кунакларга татар түбәтәенең традицион милли чигелеш техникасын тәкъдим итәчәкмен», – диде рәссам Хәния Гәрәева.

Бәйрәмгә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килүе дә көтелә. Башка республикалардан да олы кунаклар катнашачак.

«Мәскәүгә ничә ел рәттән барсам да, һәр елны дулкынлану хисләре кичерәм. Анда яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, алар белән аралашу үзенә бер рәхәтлек бирә. Аннары Мәскәү татарлары безне көтеп ала. Без алып килгән калфак, түбәтәй, башка милли киемнәрне, милли орнаментлар белән чигелгән кулъяулык-ашъяулыкларыбызны кулдан-кулга йөртәләр, фотога төшерәләр. Мондый олы чарада катнаша алуым белән бәхетлемен», – диде Хәния ханым.

Читайте на 123ru.net