World News in Tatar

Мәскәү Кремлендә Чаллы мэрына «Дуслык» ордены тапшырдылар

Мәскәү Кремлендә Чаллы мэрына «Дуслык» ордены тапшырдылар

Мәскәү Кремлендә муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та бар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим яза.

Россия Президенты хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенко аңа «Дуслык» ордены тапшырды. Наил Мәһдиев бу бүләккә җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.

Сергей Кириенко муниципаль хезмәткәрләргә, ә шәһәр мэры үз чиратында хезмәтен югары бәяләгән өчен илебез җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Читайте на 123ru.net